Иң яхшы дус үземә!

Категория: көе һәм сүзләре

Шалтыратып әйтте берәү:
Яратам сине, диде.
Интернеттан тагын шундый
Берничә хәбәр килде.
Үтелгән юллар инде бу
Һәм ничә көчкә түздем.
Әкиятләргә ышанмыйм:
Мин бит инде зур үстем.

Ышанмыйм инде күптән мин
Һәр тиленең сүзенә.
Бу дөньяда мин үзем бит
Иң яхшы дус үземә!

Дус диеп уйлап яшисең,
Ул сине тотып сата.
Кайвакытта дуслар дусның
Хатыны белән ята.
Ышанып сөйлисең дуска
Бәгырьдәге сереңне,
Иртәгә үк тарата ул
Җиһанга бар сүзеңне.

Ышанмыйм инде күптән мин
Һәр тиленең сүзенә.
Бу дөньяда мин үзем бит
Иң яхшы дус үземә!

Яратам дип йөргәннәргә
Бу, диеп, килгәннәргә.
Сүздә күктән миңа айны
Гел алып биргәннәргә.
Әйтәсе сүзләрем гади —
Ышаныгыз сүземә:
Бу дөньяда мин үзем бар
Иң яхшы дус үземә!

Ышанмыйм инде күптән мин
Һәр тиленең сүзенә.
Бу дөньяда мин үзем бит
Иң яхшы дус үземә!
Бу дөньяда мин үзем бит
Иң яхшы дус үземә!..
Иң яхшы дус үземә!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »