Туган җирдә (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Чит җирләрдә кунак кына булыйк,
Туган җирдән аермасын язмыш.
Туганнардан башка нинди боек,
Туктап кала сыман минем тормыш.

Чишмәләрем моңлы, кошларым да
Сайрыйлар гел туган телемдә.
Бәхет эзләп читкә китмим әле,
Яшим әле туган җиремдә.

Туган йортта яшәү көчем арта,
Әтиемнең кайгыртуын тоям.
Гомер буе әниемнең назын
Бирә туган нигез миңа һаман.

Чишмәләрем моңлы, кошларым да
Сайрыйлар гел туган телемдә.
Бәхет эзләп читкә китмим әле,
Яшим әле туган җиремдә.

Азга гына мин булсам да монда
Миңа бик күп булып тоела.
Сабый җаным авыр чакларында
Газиз туган җиргә сыена.

Чишмәләрем моңлы, кошларым да
Сайрыйлар гел туган телемдә.
Бәхет эзләп читкә китмим әле,
Яшим әле туган җиремдә.
Яшим әле туган җиремдә…
Туган җиремдә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »