Мин яраттым, хыялларым күпер үрде,
Тормыш күгем, әйтерсең лә, назга төрде.
Татлы сүзләр җилләр булып иркәләде,
Суга салды сагыш дигән җилкәннәрне.
Мин яраттым, яратамын һаман,
Сөюдән ләйсән булып җиргә тамам.
Ышанмасаң — йөрәгемнән сора,
Мин яраттым, яратасым килеп тора.
Мин яраттым, ышанмаган иде җаным,
Сөю-утрау уртасында басып калдым.
Урадылар як-ягымны чәчкә-гөлләр,
Куенында тибрәттеләр кайнар төннәр.
Мин яраттым, яратамын һаман,
Сөюдән ләйсән булып җиргә тамам.
Ышанмасаң — йөрәгемнән сора,
Мин яраттым, яратасым килеп тора.
Ышанмасаң — йөрәгемнән сора…
Мин яраттым, яратамын һаман,
Сөюдән ләйсән булып җиргә тамам.
Ышанмасаң — йөрәгемнән сора,
Мин яраттым, яратасым килеп тора.
Ышанмасаң — йөрәгемнән сора…
Варианты песни
