Туй җыры (җиденче вариант)

Категория: көе сүзләре

Яшьлектә утырткан гөлләр
Бүген шау чәчәк аткан.
Ходай Сезнең икегезне
Бер пар итеп яраткан.
Әбидән алып фатиха,
Бабайның кысып кулын,
Җитәкләшеп чыктыгыз сез
Үтәргә тормыш юлын.

Мәхәббәтегез дөрләсен,
Яну да булсын, көю.
Күз тимәсен, күз тимәсен,
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү.
Мәхәббәтегез дөрләсен,
Яну да булсын, көю.
Күз тимәсен, күз тимәсен,
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү.

Уй-фикерләр уртак булсын,
Киләчәк сезнең кулда.
Дус-туганнар белән бергә
Яшәгез балда-майда.
Дөнья бер алдын күрсәтә,
Кайчак куя арт ягын.
Дөньяның артына тибеп,
Табыгыз яшәү җаен.

Мәхәббәтегез дөрләсен,
Яну да булсын, көю.
Күз тимәсен, күз тимәсен,
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү.
Мәхәббәтегез дөрләсен,
Яну да булсын, көю.
Күз тимәсен, күз тимәсен,
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү.

Яшьлектә утырткан гөлләр
Бүген шау чәчәк аткан.
Ходай Сезнең икегезне
Бер пар итеп яраткан.
Әбидән алып фатиха,
Бабайның кысып кулын,
Җитәкләшеп чыктыгыз сез
Үтәргә тормыш юлын.

Мәхәббәтегез дөрләсен,
Яну да булсын, көю.
Күз тимәсен, күз тимәсен,
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү.
Мәхәббәтегез дөрләсен,
Яну да булсын, көю.
Күз тимәсен, күз тимәсен,
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү.
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү,
Күз тимәсен, күз тимәсен,
Күз тимәсен, тфү-тфү-тфү…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »