Гомер аты

Категория: көе сүзләре

Чаба, чаба гомер атым,
Тыеп булмый ул аны.
Малай чаклар, үсмер чаклар
Ул атны күп дулатты.
Чаба, чаба гомер атым,
Яшьлек кала артымда.
Кайчан ташлап калдырыр дип,
Чабам гомер атымда.

Гомер аты иярсез лә,
Гомер аты йөгәнсез.
Андый атның ниндилеген
Сез үзегез беләсез.

Чаба, чаба гомер атым,
Чаба-чаба туктамый.
Болай булса, болай булса —
Картлыкта да тукталмый.

Гомер аты иярсез лә,
Гомер аты йөгәнсез.
Андый атның ниндилеген
Сез үзегез беләсез.

Чаба, чаба гомер атым,
Әй ашыга, ашкына.
Чабулары берни түгел,
Исән булсын баш кына.

Гомер аты иярсез лә,
Гомер аты йөгәнсез.
Андый атның ниндилеген
Сез үзегез беләсез.
Гомер аты иярсез лә,
Гомер аты йөгәнсез.
Андый атның ниндилеген
Сез үзегез беләсез.
Һей!
Гомер аты иярсез лә,
Гомер аты йөгәнсез.
Андый атның ниндилеген
Сез үзегез беләсез…
Чаба, чаба гомер атым…
Чаба, чаба гомер атым…
Чаба, чаба гомер атым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »