Кайтабыз әнкәй янына,
Яшәсәк тә читтә без.
Кайтабыз да киләбез шул,
Кайтабыз да китәбез.
Кайтабыз да китәбез шул,
Безне дә аңла инде.
Үпкәләп калсаң да, әнкәй,
Син рәнҗеп калма инде.
Сөйләшеп тә туя алмадык,
Вакыт тиз үтә бигрәк.
Әле генә кайткан идек,
Тагын китәргә кирәк.
Кайтабыз да китәбез шул,
Безне дә аңла инде.
Үпкәләп калсаң да, әнкәй,
Син рәнҗеп калма инде.
Бу юлы да без киткәндә
Елап каласың инде.
Бер генә дә китмәс идек,
Әнкәй, нишлик соң инде?
Кайтабыз да китәбез шул,
Безне дә аңла инде.
Үпкәләп калсаң да, әнкәй,
Син рәнҗеп калма инде.
Бу җыр Гөлназ Сираева репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 01/05/2025 - 19:42
«
»
