Карашларың сәер генә,
Күзләреңдә сер генә.
Әллә нишлим, күзләремә
Карасаң да бер генә.
Син бит мине кызартасың,
Күңелемне кузгатасың,
Кара аны, кара малай,
Карама миңа алай.
Синең серле карашыңнан
Фикерләрем тарала.
Әллә ниләр уйлап алам
Син караган арада.
Син бит мине кызартасың,
Күңелемне кузгатасың,
Кара аны, кара малай,
Карама миңа алай.
Карашларың күңелемне
Яндырып, өтеп ала.
Яндырса да, карашыңны
Куңелем көтеп ала.
Син бит мине кызартасың,
Күңелемне кузгатасың,
Кара аны, кара малай,
Карама миңа алай.
Кара аны, кара малай,
Карама миңа алай…
Бу җыр Лилияр репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 01/05/2025 - 21:11
«
»
