Кыр казлары киткән кебек

Кыр казлары киткән кебек
Көньякка китеп барам.
Күктә үземне кыр казы
Кебек хис итеп барам.

Туган якның кыр казларын,
Бәлки, табармын әле.
Үзебезгә кайтыгыз дип,
Әйтеп карармын әле.

Аларда да нәкъ миндәге
Неп-нечкә күңел микән?
Кыр казларының хәлләре
Җиңелдән түгел икән.

Туган якның кыр казларын,
Бәлки, табармын әле.
Үзебезгә кайтыгыз дип,
Әйтеп карармын әле.

Чит җирләрдә алар минсез
Йөриләрдер каңгырып.
Ничек кенә кайтып китим,
Кыр казларын калдырып.

Туган якның кыр казларын,
Бәлки, табармын әле.
Үзебезгә кайтыгыз дип,
Әйтеп карармын әле.
Үзебезгә кайтыгыз дип,
Әйтеп карармын әле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »