Мин әле дә шул ук икән

Синең өчен күпме янган идем,
Синең өчен күпме көйгән идем.
Бәйле кебек сине сөйгән идем,
Мин җүләрдер ахры, дигән идем.

Мин әле дә шул ук икән,
Кем генә булсам да.
Китмисең күз алларымнан,
Ни генә кылсам да.
Сине уйлап әрни ярам,
Янсам да, тонсам да,
Сине генә уйлап янам,
Ятсам да, торсам да.

Мин яратмыйм инде, дигән идем,
Яратамаска сүз дә биргән идем,
Бар да бетте, диеп йөргән идем,
Синсез күпме гомер сөргән идем.

Мин әле дә шул ук икән,
Кем генә булсам да.
Китмисең күз алларымнан,
Ни генә кылсам да.
Сине уйлап әрни ярам,
Янсам да, тонсам да,
Сине генә уйлап янам,
Ятсам да, торсам да.

Тик керәсең төшләргә дә,
Белмим сиңа ничек дәшәргә дә,
Белмим инде, хәзер нишләргә дә,
Белмим инде ничек яшәргә дә.

Мин әле дә шул ук икән,
Кем генә булсам да.
Китмисең күз алларымнан,
Ни генә кылсам да.
Сине уйлап әрни ярам,
Янсам да, тонсам да,
Сине генә уйлап янам,
Ятсам да, торсам да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »