Дуслар булып калыйк, әйдәгез!

Категория: көе сүзләре

Бигерәк ямьле минем яз-җәйләрем,
Бигерәк җылы узган кышларым.
Дөньяларым сез булганга ямьле,
Сез булганга җылы, дусларым.

Таралырбыз без дә төрле якка,
Үз бәхетен табар һәммәбез.
Таралсак та якын дуслар булып,
Дуслар булып калыйк, әйдәгез!

Сагынырбыз әле еллар узгач
Балачакның сайрар кошларын.
Сездән башка мин нишләрмен инде,
Мин нишләрмен инде, дусларым?

Таралырбыз без дә төрле якка,
Үз бәхетен табар һәммәбез.
Таралсак та якын дуслар булып,
Дуслар булып калыйк, әйдәгез!

Кыен булыр миңа сездән башка,
Юешләнер керфек очларым.
Мин онытмам шул гүзәл чорны,
Мин онытмам сезне, дусларым.

Таралырбыз без дә төрле якка,
Үз бәхетен табар һәммәбез.
Таралсак та якын дуслар булып,
Дуслар булып калыйк, әйдәгез!

Таралсак та якын дуслар булып,
Дуслар булып калыйк, әйдәгез!
Таралсак та якын дуслар булып,
Дуслар булып калыйк, әйдәгез!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »