Сиңа көн дә гашыйк булып,
Сиңа көн дә кызыгып,
Син, мөгаен, Казанның
Иң матур бер кызыдыр.
Зил-зилә, әй, кил яныма,
Җилә-җилә кил-әйдүк.
Казанның иң матур кызы
Зилә-Зилә-Зиләйлүк.
Казанда матур кызлар күп,
Синең төслесе сирәк.
Минем үземә нәкъ менә
Синең төслесе кирәк.
Зил-зилә, әй, кил яныма,
Җилә-җилә кил-әйдүк.
Казанның иң матур кызы
Зилә-Зилә-Зиләйлүк.
Син алмадай өлгергән кыз,
Син чиядәй пешкән кыз.
Нәкъ шундый булырга тиеш
Минем күзем төшкән кыз.
Зил-зилә, әй, кил яныма,
Җилә-җилә кил-әйдүк.
Казанның иң матур кызы
Зилә-Зилә-Зиләйлүк.
Казанның иң матур кызы
Зилә-Зилә-Зиләйлүк…
Зилә-Зилә-Зиләйлүк…
