Ник юлыктың юлларыма

Күңелләрем үткәннәрне
Сагынмас булган иде.
Канатларым талпынса да
Кагынмас булган идем.

Ник кагылдың инде тагын
Күңелем кылларына?
Никләр генә, никләр генә
Юлыктың юлларыма?

Үткән белән араларны
Өзәрмен дигән идем.
Сагынсам да, саргайсам да
Түзәрмен дигән идем.

Ник кагылдың инде тагын
Күңелем кылларына?
Никләр генә, никләр генә
Юлыктың юлларыма?

Яңадан күрсәм дә сине
Сер бирмәм төсле иде.
Януларны, көюләрне
Кичермәм төсле иде.

Ник кагылдың инде тагын
Күңелем кылларына?
Никләр генә, никләр генә
Юлыктың юлларыма?

Ник кагылдың инде тагын
Күңелем кылларына?
Никләр генә, никләр генә
Юлыктың юлларыма?
Никләр генә, никләр генә
Юлыктың юлларыма?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »