Яшьлегем (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Чүршәм тугай буе,
Тукмак суы тәмле.
Дим елгасы ага,
Тукмагым да ямьле.
Кайтмый яшьлек, кайтмый,
Ике яшьлек булмый.
Кем сине сагынмый,
Кем генә юксынмый?

Яшьлегем, яшьлегем,
Ник шулай тиз үттең?
Яшьлегем, яшьлегем,
Ник үттең, тиз үттең…

Әти баскан эзләр,
Яшел хәтфә үлән,
Бергәләп йөгереп
Без авылда үскән.
Иң кадерлеләрем:
Әткәй, инәкәем,
Туганым сеңелем,
Сез, авылдашларым.

Яшьлегем, яшьлегем,
Ник шулай тиз үттең?
Яшьлегем, яшьлегем,
Ник үттең, тиз үттең…

Яшьлегем, яшьлегем,
Ник шулай тиз үттең?
Яшьлегем, яшьлегем,
Ник үттең, тиз үттең…
Ник үттең, тиз үттең…

/ Тукмак-Чишмә — Башкортостанның Миякә районындагы авыл, Дим елгасы буена урнашкан /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »