Әни (дүртенче вариант)

Әни бәгърем, беләм хәлләреңне,
Сызланасың төннәр буена.
Тик борчылма, улың үсеп җитте,
Бер биербез әле туемда.

Яшә, әни, син бит әле минем
Ярты йөрәк, бөтен терәгем.
Бала теләкләре кабул була, диләр,
Әни яшәсен, дип теләдем.

Утлар капкан учтай йөрәгеңә,
Мине, һаман мине уйлыйсың.
Беләм, әни, мин күрмәсен диеп,
Күз яшьләрең йотып елыйсың.

Яшә, әни, син бит әле минем
Ярты йөрәк, бөтен терәгем.
Бала теләкләре кабул була, диләр,
Әни яшәсен, дип теләдем.

Төзәтердәй булам хәлләреңне,
Аламын да сине куеныма.
Ярты җаным бүлеп бирер идем,
Булса әгәр минем кулымда.

Яшә, әни, син бит әле минем
Ярты йөрәк, бөтен терәгем.
Бала теләкләре кабул була, диләр,
Әни яшәсен, дип теләдем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »