/ "Тапкыр егет" спектакленнән /
Күктә тулган ай
Көлә дә көлә.
Ул минем уйны
Әлбәттә, белә,
Әлбәттә, белә.
Йолдызлары да
Җем-җем итәләр.
Нәрсәдер алар
Миннән көтәләр,
Миннән көтәләр.
Ишетегез сез,
Якты дусларым:
Башыма сыймый
Кайнар уйларым,
Кайнар уйларым.
Зөһрә кызларын
Айдан алырбыз.
Айдан алырга
Хәйлә табарбыз,
Хәйлә табарбыз.
Бу җыр Зифа Басыйрова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 03/05/2025 - 23:13
«
»
