Болытка, күккә карама,
Югаласың җирләрдә.
Күңелемдә нур чагыла
"Яратам" дигән сүзгә.
Ак каен яфрак яра,
Күктә сайрый сандугач,
Сөюеңнең ни файда(сы)
Син янымда булмагач.
Күктә йолдыз атылды да
Югалды офыкларда.
Мәңге атылмас йолдызга
Берне кочаклавыңнан.
Ак каен яфрак яра,
Күктә сайрый сандугач,
Сөюеңнең ни файда(сы)
Син янымда булмагач.
Яннарыңа омтыламын
Хисләрем канат итеп.
Мәхәббәттән мәхрүм итмә,
Ялгыз калдырма синсез.
Ак каен яфрак яра,
Күктә сайрый сандугач,
Сөюеңнең ни файда(сы)
Син янымда булмагач.
Ак каен яфрак яра,
Күктә сайрый сандугач,
Сөюеңнең ни файда(сы)
Син янымда булмагач…
Сөюеңнең ни файда(сы)
Син янымда булмагач…
