/ "Бәхет хакы" спектакленнән җыр /
Әйтерсең лә җиргә яңгыр түгел,
Синең күз яшьләрең коела.
Һәр тамчысы утлы күмер булып
Йөрәгемә кереп уела.
Киткәннәргә берни кирәк түгел,
Калганнарга авыр газабы.
Газапларны җиңел басар өчен
Ниләр генә уйлап табасы? …
Югалтулар авыр бу дөньяда,
Иң зур кайгы — бала югалту!
Теләк: сине юатуда түгел,
Бары яшәү көчен уяту!
Киткәннәргә берни кирәк түгел,
Калганнарга авыр газабы.
Газапларны җиңел басар өчен
Ниләр генә уйлап табасы? …
Телгәләнеп киткән (беткән) йөрәгемә
Түземлек (сабырлык) бир Тәңрем, Ходаем!
Йөрәгеңнән тамган утлы яшькә
Сүзсез генә кушылып елыймын!
Киткәннәргә берни кирәк түгел,
Калганнарга авыр газабы.
Газапларны җиңел басар өчен
Ниләр генә уйлап табасы? …