Без китәбез, сөю калыр!..

Күрәсеңме күктә йолдыз туе,
Йолдыз туе?!
Йолдызларга йолдыз атыла!
Йолдызларга йолдыз атыла!
Бер бересен өзелеп сөйгәннәр,
Өзөлөп сөйгәннәр
Мәңге тогры кала антына!
Мәңге тогры кала антына!

Күк йөзенә карыйсыңмы?
Йолдызларны саныйсыңмы?
Без кабызган, без табынган,
Ул йолдызны таныйсыңмы?

Якын-ерак безнең ара,
Якын-ерак,
Сагынганда күккә кара,
Сагынганда күккә кара.
Безнең яшьлек, безнең сөю,
Безнең сөю, —
Йолдыз булып күктә яна!
Йолдыз булып балкып яна!

Күк йөзенә карыйсыңмы?
Йолдызларны саныйсыңмы?
Без кабызган, без табынган,
Ул йолдызны таныйсыңмы?

Без китәрбез, сөю калыр,
Без китәрбез
Йолдыз булып күктә янып!
Йолдыз булып күктә янып!
Башкаларның йөрәгенә,
Башкаларның
Йолдызыбыз очкын салып!
Йолдызыбыз очкын салып!

Күк йөзенә карыйсыңмы?
Йолдызларны саныйсыңмы?
Без кабызган, без табынган,
Ул йолдызны таныйсыңмы?

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »