Бер алманы бишкә бүләек (беренче вариант)

Бакчалардан былбыл качкан,
Көзләр тигән алмагачка.
Кайгы төште безнең башка —
Бер кайгыны бишкә, әй, бүләек.

Кыш аклыгы гөлгә күчкән,
Алмагач та кояш эчкән.
Йөрәкләргә шатлык күчкән —
Бер шатлыкны бишкә, әй, бүләек

Шатлык килде, кайгы төште..,
Бәхетләр соң кем өлеше?
Бәхет булып алма пеште —
Бер алманы бишкә, әй, бүләек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (17 голосов)
« »