Гел үзенә тарта Байлангарым,
Сүнмәс һич тә җылы хисләрем.
Урамыңнан яшь чактагы кебек
Җырлап үтимме, бер кичләрен.
Гүзәл, матур җирләр күптер дә ул,
Тик бер генә була туган җир.
Сагынып кайтам һәрчак, Байлангарым.
Шифа миңа хәтта искән җил.
Челтер-челтер чишмәләрең ага,
Тау битләре яшел урманлы.
Җәйләр җитсә болын үзәннәрең
Җиләк исләренә туладыр.
Гүзәл, матур җирләр күптер дә ул,
Тик бер генә була туган җир.
Сагынып кайтам һәрчак, Байлангарым.
Шифа миңа хәтта искән җил.
Тирә-якка матур үрнәк булып,
Гөрләп, балкып тора Байлангар.
Гомер бакый хезмәт белән яшәп
Монда бәхет таба алганнар.
Гүзәл, матур җирләр күптер дә ул,
Тик бер генә була туган җир.
Сагынып кайтам һәрчак, Байлангарым.
Шифа миңа хәтта искән җил.
Геройларны биргән төбәктән без,
Бай оланнарының дәвамы.
Сиңа кайтып кына табам бит мин
Сагыну сагышларга дәвамны.
Гүзәл, матур җирләр күптер дә ул,
Тик бер генә була туган җир.
Сагынып кайтам һәрчак, Байлангарым.
Шифа миңа хәтта искән җил.
/ Байлангар (рус. Байлянгар) — Татарстанның Кукмара районындагы авыл /
