Зәңгәр күзләреңдә тирән сер бар,
Күңел көзгесеннән карыйсың.
Шул күзләрдә өмет уты минем…
Китәм дисең. Нигә калмыйсың?
Күккә тиңлим икән инде сине,
Әллә тирән диңгез карашың.
Күзләремне күзләреңнән алмый
Хыял томанында торышым.
Син карасаң — миңа гына кара,
Күрмә, зинһар, миннән бүтәнне.
Җилгә каршы сине озата чыгам,
Мәңге исләремдә калыр инде.
Күккә тиңлим икән инде сине,
Әллә тирән диңгез карашың.
Күзләремне күзләреңнән алмый
Хыял томанында торышым.
Бу җыр Ришат Төхвәтуллин репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 04/05/2025 - 20:57
«
»
