Син бит үзең шулай теләдең

Төннәрен дә утны сүндермичә
Өебездә сине мин көтмәм.
Кайнар мәхәббәтнең назлы сүзен
Бүтән инде сиңа мин әйтмәм.

Аяк астында җир убылдымы…
Ачынып елады йөрәгем.
Тик мин киттем сүзсез, эндәшмичә,
Син бит үзең шулай теләдең.

Алсу таңнар тагын сызылып атар,
Тик мин синең белән уянмам.
Гомер учаклары дөрләп янар,
Тик мин синең белән яналмам.

Аяк астында җир убылдымы…
Ачынып елады йөрәгем.
Тик мин киттем сүзсез, эндәшмичә,
Син бит үзең шулай теләдең.

Бәлки, әле син дә уйланырсың,
Нигә кадерләрен белмәдең…
Мин бит теләмичә киттем синнән,
Син бит узең шулай теләдең…

Аяк астында җир убылдымы…
Ачынып елады йөрәгем.
Тик мин киттем сүзсез, эндәшмичә,
Син бит үзең шулай теләдең.
Тик мин киттем сүзсез, эндәшмичә,
Син бит үзең шулай теләдең…
Син бит үзең шулай теләдең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »