Тәрәзәмне боз каплады,
Кышка керәм ялгызым.
Боздан ясалган чәчәкләр
Бүләк итә язмышым.
Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел — ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм.
Боздай салкын чәчәкләрне
Тыным белән эретәм.
Җылыга түзми, боз эри,
Ә син эрерсең микән?
Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел — ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм.
Сагыш белән тулы күңелем,
Үкенү хисе чиксез.
Салкын чәчәкләргә карап
Өзгәләнәм мин синсез.
Тәрәзәмне боз каплады,
Ә мин һаман сине көтәм.
Йөрәгем боз түгел — ялкын,
Кил, бәгърем, гафу итәм.
Бу җыр Гөлнара Тимерҗанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 05/05/2025 - 11:33
«
»
