Синең күзләреңдә

Категория: көе сүзләре

Синең генә күзләреңдә
Яшәүгә ямьне күрәм.
Бу күзләр бер вакытта да
Мине ташламас — беләм,
Мине ташламас — беләм.

Синең назлы күзләреңне
Көн дә күрәсем килә.
Йөрәгеңне сулкылдатып
Төшеңә керәсем килә.

Синең генә күзләреңдә
Язның сулышын тоям.
Җәйләрдә ялгызым калсам
Дип, авырсулап куям,
Дип, авырсулап куям.

Синең назлы күзләреңне
Көн дә күрәсем килә.
Йөрәгеңне сулкылдатып
Төшеңә керәсем килә.

Синең генә күзләреңдә
Көзләре, кышлары да.
Синсез гомерем үтмәс дип
Кала шул ышанырга,
Кала шул ышанырга.

Синең назлы күзләреңне
Көн дә күрәсем килә.
Йөрәгеңне сулкылдатып
Төшеңә керәсем килә.
Йөрәгеңне сулкылдатып
Төшеңә керәсем килә…
Төшеңә керәсем килә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »