Күгәрчен

Категория: көе һәм сүзләре

Ак күгәрчен, күк күгәрчен
Бәхет безгә теләсен.
Язмышыңа ни язылса —
Бар(ы)бер шуны күрәсең.

Ак күгәрчендә канат,
Күк күгәрчендә канат.
Зәңгәр күктә күгәрченнәр
Очсыннар парлап-парлап.
Бу дөньяда яшәгәндә
Саф йөрәк белән ярат.

Түзәрсең, йөрәк түзәрсең,
Түзми кая барасың.
Түзем булырга өйрәтте
Тормыш әдам баласын.

Ак күгәрчендә канат,
Күк күгәрчендә канат.
Зәңгәр күктә күгәрченнәр
Очсыннар парлап-парлап.
Бу дөньяда яшәгәндә
Саф йөрәк белән ярат.

Ышанычны югалтырлык
Мәхәббәтең булмасын.
Көлләргә калганчы янма,
Йөрәк көлгә калмасын.

Ак күгәрчендә канат,
Күк күгәрчендә канат.
Зәңгәр күктә күгәрченнәр
Очсыннар парлап-парлап.
Бу дөньяда яшәгәндә
Саф йөрәк белән ярат.
Бу дөньяда яшәгәндә
Саф йөрәк белән ярат…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »