Җилфер-җилфер

Иртән торсам — уйларымда,
Кич ятсам — төшләремдә.
Моң белән тулы бит минем
Мәхәббәт хисләрем дә.

Җилфер-җилфер җил исә,
Бәгырьләрне уй кисә.
Тиз генә арынам димә,
Җаныңа сагыш тисә.

Син дә мине яратасың,
Мин дә сине сөярмен.
Синең кебек мин дә шулай,
Саг(ы)нулардан көярмен.

Җилфер-җилфер җил исә,
Бәгырьләрне уй кисә.
Тиз генә арынам димә,
Җаныңа сагыш тисә.

Ничекләр бергә булырга,
Табыйкчы бер чарасын.
Ничекләр соң якынайтыйк,
Бу ераклык арасын.

Җилфер-җилфер җил исә,
Бәгырьләрне уй кисә.
Тиз генә арынам димә,
Җаныңа сагыш тисә.
Җилфер-җилфер җил исә,
Бәгырьләрне уй кисә.
Тиз генә арынам димә,
Җаныңа сагыш тисә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »