И мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен,
Айрылабыз, ахрысы!
Очты дөнья читлегеннән
Тарсынып күңелем кошы,
Шат яратса да, җиһанга
Ят яраткан раббысы.
Бу җыр Айгөл Хәйри, Идрис Газиев, Илһам Шакиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Ришат Галиханов, Хәйдәр Бигичев репертуарында бар
«
»