Кызым үсә, гөлем үсә

Категория: көе сүзләре

Чәчәк кебек кызым үсә, гөлем үсә,
Күңел тула, җанны өзеп, "Әти" дисә.
Ышыкларга әзер, әзер гомер буе,
Гөлем үскән тарафларны җилләр иссә.
Аяз күкләр теләп, теләп яшим мин hәр көнне,
Чәчәк кебек кызым, гөлем үсә.

Бер хәсрәтсез җырлап үскән балачагы,
Куенымнан очар чакны уйлап янам.
Ак чәчәктәй булсын иде язмышкаең,
Актан гына юллар телим сиңа, балам.
Очар чагың җитәр, җитәр китәр чакларың,
Сине көтәр әтиең, якларлык.

Әти кирәк чагың булыр, хәлләреңне
Мин тоярмын ераклардан, мин сизәрмен.
Чакыр гына чакыр, хәтта җир чигеннән,
Ышан, кызым, очып килеп җитәремә.
Кайда гына булсаң, кайда йөрсәң, яшәсәң,
Йөрәк белән калырмын янәшә,
Йөрәк белән калырмын янәшә.
Кызым үсә, гөлем үсә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »