Гармуныңны, әти, кулга алдым,
Телләренә басып карадым.
Син яраткан көйләр искә төште:
Мин аларны җанда барладым.
Мәңгелеккә киттең инде, әти,
Гармуныңны миңа калдырып.
Эй, Ходаем, ничек түзәргә соң,
Сынама йөрәкне яндырып.
Гармуның да боек син булмагач:
Ул да көтә синең кулларны.
Көн дә уйный идең кич утырып
Һәм таратып сагыш-моңнарны.
Мәңгелеккә киттең инде, әти,
Гармуныңны миңа калдырып.
Эй, Ходаем, ничек түзәргә соң,
Сынама йөрәкне яндырып.
Син күптән юк инде, ә гармуның
Һаман елый мине сагынып…
Синең көй-җырыңны гармуныңда
Оныкларың уйный мавыгып.
Мәңгелеккә киттең инде, әти,
Гармуныңны миңа калдырып.
Эй, Ходаем, ничек түзәргә соң,
Сынама йөрәкне яндырып.
