Авыл киче (икенче вариант)

Авыл киче, сине сагынып,
Кайтам киткән эзләрдән.
Еллар үтте, тик без генә
Бераз гына үзгәргән.

Чишмәләрдә керләр чайкап,
Чәчемне тарыйм әле.
Синең белән авыл кичен
Бер кайтып урыйм әле.

Яннарымда син бар кебек
Чишмә буена төшкәч.
Әйләнеп кайтыр күк яшьлек,
Салкын суларын эчкәч.

Чишмәләрдә керләр чайкап,
Чәчемне тарыйм әле.
Синең белән авыл кичен
Бер кайтып урыйм әле.

Онытылмый беренче саф мәхәббәт,
Онытылмый Агыйдел сылуы.

Чишмәләрдән сулар алсам,
Чиләгем тулар микән?
Әгәр кайтып сине күрсәм,
Күңелем булыр микән?

Яшьлек калган авыл кичен
Бергәләп үтик әле.
Сагыну тулган күңелләрнең
Йомгагын сүтик әле.
Сагыну тулган күңелләрнең
Йомгагын сүтик әле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »