Сер

Бер карасаң, бөтен дөньям җитеш кебек,
Акрын гына атлыйм гомер көземә.
Тик шулай да һаман йөрәк түрләремдә
Әйтеләсе серләр бик күп үзеңә.
Тик шулай да һаман йөрәк түрләремдә
Әйтеләсе серләр бик күп үзеңә.

Дөнья булгач, төрле чаклар булгандыр ул,
Тик ярату көчлерәктер барыннан.
Аермасын иде Ходай бер көнгә дә
Өлешемә төшкән насыйп ярымнан.
Аермасын иде Ходай бер көнгә дә
Өлешемә төшкән насыйп ярымнан.

Яратуны әйтеп, аңлатып та булмый.
Чиге юктыр аның, ай, бердәнберем!
Син бит минем өчен җирдә иң кадерле
Бары үзем генә белгән бер серем!
Син бит минем өчен җирдә иң кадерле
Бары үзем генә белгән бер серем!
Бары үзем генә белгән бер серем!..
Бары үзем генә белгән бер серем!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »