Әллә нәрсә булды, җаңга сагыш тулды,
Сөю чәчәкләре сулдылар.
Кышның ак карлары, каплап араларны,
Җаңга хәсрәт булып кундылар.
Яшәрмен, ялынмам, иңеңә сарылмам,
Яшәрмен, яңадан янармын.
Яшәрмен синсез дә, тиңләмә тиңсезгә,
Яшәрмен, үз юлым табармын.
Оныт диюләрең, янып көюләрең,
Калса да бик ерак үткәндә.
Күрсәм ятлар белән, эчтән янам-көям,
Күңелкәем һаман үртәлә.
Яшәрмен, ялынмам, иңеңә сарылмам,
Яшәрмен, яңадан янармын.
Яшәрмен синсез дә, тиңләмә тиңсезгә,
Яшәрмен, үз юлым табармын.
Яши алмас дидең, үзең миннән көлдең,
Тормыш дәвам итә, күрәсең.
Давылда сыналмас, җилләрдә тын алмас
Йөрәк барын миндә беләсең.
Яшәрмен, ялынмам, иңеңә сарылмам,
Яшәрмен, яңадан янармын.
Яшәрмен синсез дә, тиңләмә тиңсезгә,
Яшәрмен, үз юлым табармын.
Яшәрмен синсез дә, тиңләмә тиңсезгә,
Яшәрмен, үз юлым табармын…
Яшәрмен, үз юлым табармын…
