Соң инде (өченче вариант)

Сагышларга күмеп,
Үзәгемне өзеп,
Моңсуланып миңа карама.
Соң инде, соң инде,
Килмә син яныма.
Тозлар сипмә, зинһар, ярама.

Кабынган учаклар,
Еракта ул чаклар.
Ничек кайтарыплар аласы?!
Сөям сине, димә,
Артларымнан йөрмә,
Кузгатма син күңел ярасын.

Кирәкми сүзләрең,
Ягымлы күзләрең,
Алданмамын кабат, беләмен.
Иң авыры артта:
Саф хисләрне таптап
Узган чакларыңа түзгәнмен.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »