Яшь егетләр, яшь кызлар

Категория: көе сүзләре

Әкрен генә кояш бата,
Күктә калка йолдызлар.
Җырлар җырлап, эштән кайта
Яшь егетләр, яшь кызлар.

Э-эх, яшь кызлар,
Э-эх, яшь егетләр,
Матурлар, алтын кебекләр,
Эштә ялкын кебекләр.

Зәңгәр болыннар өстендә
Алсу нурлар уйныйлар.
Җырлар җырлап, эшкә бара
Яшь егетләр, яшь кызлар.

Э-эх, яшь кызлар,
Э-эх, яшь егетләр,
Матурлар, алтын кебекләр,
Эштә ялкын кебекләр.

Безнең шатлыкларга карап,
Шатланалар киң кырлар.
Киң кырларны матурлыйлар
Яшь егетләр, яшь кызлар.

Э-эх, яшь кызлар,
Э-эх, яшь егетләр,
Матурлар, алтын кебекләр,
Эштә ялкын кебекләр.

Ил чигенә дошман килсә,
Каушамас безнең куллар.
Мылтык алып, алдан чыгар
Яшь егетләр, яшь кызлар.

Э-эх, яшь кызлар,
Э-эх, яшь егетләр,
Матурлар, алтын кебекләр,
Эштә ялкын кебекләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (12 голосов)
« »