Улым, кызым

Улым, кызым, сезгә карап,
Сөенеп туя алмыйм.
"Мин — әти" дигән шатлыклы
Уйларым тыя алмыйм.
Әти-әни баласына
Тели бары яхшылык.
Бәләкәйдән күң(е)легездә
Булсын иде яктылык.

Әйтәм шуны сиңа, кызым,
Әйтәм сиңа, улым:
Мин ышанам, сез табарсыз
Үзегезнең бәхет юлын.
Киң ачып аның ишеген,
Киләчәккә атларсыз.
Горурлыгыбыз булырсыз,
Ышанычны акларсыз.

Усал итеп әйткән сүзне
Дөрес итеп аңлагыз.
Ачуланмый, үпкәләми
Без әйткәнне тыңлагыз.
"Өйрәтмәгез, инде үстек",
Дигән чаклар да булыр.
Әти-әни гел дә яхшы
Булсын диеп омтылыр.

Әйтәм шуны сиңа, кызым,
Әйтәм сиңа, улым:
Мин ышанам, сез табарсыз
Үзегезнең бәхет юлын.
Киң ачып аның ишеген,
Киләчәккә атларсыз.
Горурлыгыбыз булырсыз,
Ышанычны акларсыз.
Улым, кызым…

Әйтәм шуны сиңа, кызым,
Әйтәм сиңа, улым:
Мин ышанам, сез табарсыз
Үзегезнең бәхет юлын.
Киң ачып аның ишеген,
Киләчәккә атларсыз.
Горурлыгыбыз булырсыз,
Ышанычны акларсыз.
Улым, кызым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »