Без бу дөньяда кунак кына

Хәзер миңа Или Агасы диләр,
Узган еллар — йөгерек агымсу.
Яшьлек язым ерагайган саен
Күңелләргә нигә ямансу?

Картаймыйбыз, без япь-яшь калыйк,
Көнләшсен меңьяшәр имәннәр.
Без бу дөньяга мәңгелеккә түгел,
Кунак кына булып килгәннәр.

Иң матур җыр әле җырланмаган,
Җырланмаган әле, күрәсең.
Үтсен гомер, әйдә, шаулап-гөрләп,
Агымсулар бездән көнләшсен.

Картаймыйбыз, без япь-яшь калыйк,
Көнләшсен меңьяшәр имәннәр.
Без бу дөньяга мәңгелеккә түгел,
Кунак кына булып килгәннәр.

Моңаймыйк без гомер кышы килсә,
Кышлардан соң барыбер яз килә.
Дуслар белән, сөйгән ярың белән
Җырлап-гөрләп яшик гомергә.

Картаймыйбыз, без япь-яшь калыйк,
Көнләшсен меңьяшәр имәннәр.
Без бу дөньяга мәңгелеккә түгел,
Кунак кына булып килгәннәр.
Кунак кына булып килгәннәр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »