Ак шомырт, ак сирень

Категория: көе һәм сүзләре

Бакчаларда мин йөрим,
Сиңа чәчәкләр эзлим.
Ак чәчәк аткан шомырт,
Шау чәчәктә ак сирень.

Ак шомырт та ак сирень,
Кайсын мин сиңа бирим?
Ак шомырттай ак сиреньгә
Мин гашыйк булып йөрим.

Урамнарда мин йөрим,
Мин hаман сине эзлим.
Вакыт үтсә дә сизмим,
Бер минутка да түзмим.

Ак шомырт та ак сирень,
Мин hаман сине эзлим.
Ак шомырттай ак сиреньгә
Мин гашыйк булып йөрим.

Ак чәчәкләр кулымда,
Торам синең юлыңда.
Ниләр икән уеңда?
Кемнәр икән куеныңда?

Ак шомырт та ак сирень,
Кайчан яныңа килим?
Ак шомырттай ак сиреньгә
Мин гашыйк булып йөрим.
Ак шомырттай ак сиреньгә
Мин гашыйк булып йөрим…
Мин гашыйк булып йөрим…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »