Әти-әни кочагыннан бик тиз
Очабыз да канат кагынып.
Туган якка ашкынып яшибез,
Әти-әниләрне сагынып.
Юкка гына әйтелми, әйтелми:
Бала күңеле, диеп, далада.
Далаларда булганда да күңел
Уйда булсын ата-аналар.
Балачакның матур мизгелләрен
Күңелләрдә мәңге саклыйбыз.
Әти-әни кадерләрен кайчак
Әти-әни булгач аңлыйбыз.
Юкка гына әйтелми, әйтелми:
Бала күңеле, диеп, далада.
Далаларда булганда да күңел
Уйда булсын ата-аналар.
Бер уйласак, алар йөз уйлыйдыр,
Балаларын уйлау — юаныч.
Бер сагынсак, алар йөз сагына,
Булып яшик бары куаныч.
Юкка гына әйтелми, әйтелми:
Бала күңеле, диеп, далада.
Далаларда булганда да күңел
Уйда булсын ата-аналар.
Уйда булсын ата-аналар…
Уйда булсын ата-аналар…
