Пар чишмә янында пар каен,
Шул каенда кошлар сайравы.
Шул каенда кошлар сайравын
Тыңларга дип төшәм көн саен.
Пар чишмәдән челтерәп ага сулары.
Сулары көмеш аның,
Сулары көмеш аның.
Пар чишмәнең куш(ы)ла агым сулары.
Авыр икән шул, дуслар,
Кыен икән шул, дуслар,
Ялгызың калулары.
Ялгызың калулары…
Пар чишмә янында пар каен,
Без дә бергә идек көн саен.
Без дә бергә идек көн саен,
Кайларда соң минем җанкаем?
Пар чишмәдән челтерәп ага сулары.
Сулары көмеш аның,
Сулары көмеш аның.
Пар чишмәнең куш(ы)ла агым сулары.
Авыр икән шул, дуслар,
Кыен икән шул, дуслар,
Ялгызың калулары.
Ялгызың калулары…
Пар чишмәдән челтерәп ага сулары.
Сулары көмеш аның,
Сулары көмеш аның.
Пар чишмәнең куш(ы)ла агым сулары.
Авыр икән шул, дуслар,
Кыен икән шул, дуслар,
Ялгызың калулары.
Ялгызың калулары…
