Гармунчы (өченче вариант)

1.Уйный гармун, сайрый гармун
Саф көмештән телләре,
Моңлы телләрен тибрәтә
Гармунчы күңелләре.

Моң тудыра, моң тарата,
Гармунчының куллары,
Моңлы булсын, нурлы булсын
Аның гомер юллары.
Моңлы булсын, нурлы булсын
Аның гомер юллары.

2.Гармунчы кайдан моң ала
Моң чишмәсе бар мәллә?
Уйна, дустым, ил шатлансын
Кулларыңны җәлләмә.

Жыр-моң белән яшәү ямьле.
Чишмә сулары тәмле.
Уйна, сайрат гармуныңны
Ил-көн шатлансын әле.
Жыр-моң белән яшәү ямьле.
Чишмә сулары тәмле.
Уйна, сайрат гармуныңны
Ил-көн шатлансын әле.
Уйна, сайрат гармуныңны
Ил-көн шатлансын әле.

3.Уйна-сайрат гармуныңны,
Былбыл көнләшсен әле,
Моңга битараф күңелләр
Җырлап эндәшсен әле!

Уйный гармун, сайрый гармун
Саф көмештән телләре,
Моңлы телләрен тибрәтә
Гармунчы күңелләре.
Уйный гармун, сайрый гармун
Саф көмештән телләре,
Моңлы телләрен тибрәтә
Гармунчы күңелләре.
Моңлы телләрен тибрәтә
Гармунчы күңелләре.

Моң тудыра, моң тарата,
Гармунчының куллары,
Моңлы булсын, нурлы булсын
Аның гомер юллары.
Моң тудыра, моң тарата,
Гармунчының куллары,
Моңлы булсын, нурлы булсын
Аның гомер юллары.
Моңлы булсын, нурлы булсын
Аның гомер юллары
Моңлы булсын, нурлы булсын.
Аның гомер юллары!!!!!!
Аның гомер юллары!!!!!!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »