— Озак кайтмый тордың, — диеп,
Әйтәсеңдер эчеңнән.
Беләм, әнкәй, чиләк чаклы
Сагыш суы эчелгән.
Әнкәй, мин еламыйм, әнкәй,
Тозлы яңгыр явадыр.
Шул яңгырның тамчылары
Йөрәгеңә тамадыр.
Капка төпләренә чыгып
Бик кочасың киләдер.
Йөрәгеңә сагыш суны
Чиләк-чиләк сибәдер.
Әнкәй, мин еламыйм, әнкәй,
Тозлы яңгыр явадыр.
Шул яңгырның тамчылары
Йөрәгеңә тамадыр.
Туган туфраклардан ерак
Араларда юллар бар.
Кайталмыйча иза чиккән,
Юллар түгел, еллар бар…
Әнкәй, мин еламыйм, әнкәй,
Тозлы яңгыр явадыр.
Шул яңгырның тамчылары
Йөрәгеңә тамадыр.
Бу җыр Гөлсирин Абдуллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 07/05/2025 - 20:33
«
»
