Очып ерак җирләрдән аккош төшә күлләргә
Бәхеткәен эзләргә.
Мин дә төшәм күлләргә, аккошларны күзләргә,
Бәхетемне эзләргә.
Йөзәсе иде күлләрдә, аккошлардай парлашып,
Үтәсе иде гомерне, шул кошлардай аңлашып.
Яшәлер иде бәхеттә, пар аккош булсак әгәр,
Йөрәкләр тибүләреннән туктаганнарга кадәр.
Күлләрнең зәңгәрсу төсен, вак дулкыннар тибрәлешен
Иркәләп җилләр исә.
Башларын башларга салып, сөю назларына калып
Аккошлар дулкын ишә.
Йөзәсе иде күлләрдә, аккошлардай парлашып,
Үтәсе иде гомерне, шул кошлардай аңлашып.
Яшәлер иде бәхеттә, пар аккош булсак әгәр,
Йөрәкләр тибүләреннән туктаганнарга кадәр.
Күл өсләрен гизә-гизә, дулкын-дулкын уйлар йөзә,
Сокланып аккошларга.
Аккош бәхетләрен телим, аккош сөюләрен телим
Адашкан язмышларга.