Тормышыма нурлар өстәп,
Тудың син, бәбекәем.
Яшәдем икән мин синсез
Ничекләр, бәгырькәем?!
Таза-сау бул, бәхетле бул,
Шат яшә, балакаем!
Син бит минем тормышымда
Иң якты йолдызкаем!
Җан җылымны, бар назымны
Сиңа биреп яратам!
Син дип яшим бу дөньяда,
Синең өчен җан атам!
Таза-сау бул, бәхетле бул,
Шат яшә, балакаем!
Син бит минем тормышымда
Иң якты йолдызкаем!
Алда булсын озын гом(е)рең,
Шатлыгың, сөенечең,
Фәрештәләр сине, балам,
Саклап кына йөретсен!
Таза-сау бул, бәхетле бул,
Шат яшә, балакаем!
Син бит минем тормышымда
Иң якты йолдызкаем!
Варианты песни
Бу җыр Ринат Гыйниятуллин репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 07/05/2025 - 21:36
«
»
