Алтын көзләр үтте,
көмеш кышлар җитми —
аралыкта яшим әле мин.
Бар да элеккечә,
ә каядыр күчәм…
Аңлый алмыйм әле хәлемне.
Борчуларны куам,
йөрәктә җыр туа —
эчтән генә җырлап җибәрәм…
Алланың рәхмәте —
яңа бер рәхәтлек
дөньясында йөзәм иркенләп,
дөньясында йөзәм иркенләп.
Көз гөлләре исән,
яз җилләре исә —
күңелдәге моңны җилгәрә.
Офыгым аллана,
һавалар баллана,
мәгънә табам туган һәр көннән.
Борчуларны куам,
йөрәктә җыр туа —
эчтән генә җырлап җибәрәм…
Алланың рәхмәте —
яңа бер рәхәтлек
дөньясында йөзәм иркенләп,
дөньясында йөзәм иркенләп.
Бу җыр Идрис Газиев репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 09/05/2025 - 03:01
«
»