Сиңа (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Син барда — мин азат кайгылардан,
Син — бәхетем, якты язмышым;
Синең белән болытлы күк — аяз,
Син барында, чуак яз — кышым.

Сиңа рәхмәт тулы күңелемдә
Әле бик күп җырлар яралыр.
Тәүге җырым сиңа багышланды,
Соңгысы да сиңа арналыр.

Сиңа булган кайнар мәхәббәтем —
Гомеремә ләйсән яңгыры;
Сөюемне кырау суга алмас —
Йөрәгемдә аның тамыры.

Сиңа рәхмәт тулы күңелемдә
Әле бик күп җырлар яралыр.
Тәүге җырым сиңа багышланды,
Соңгысы да сиңа арналыр.

Арнау (баш.) — багышлау

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »