Барам әле Салагышка,
Төз наратларны карап.
Давылларда нык очарга
Куйдым иңемә канат.
Әй, Салагыш, Салагыш,
Җаныма салма сагыш.
Болыннарың җырлар аша
Инде күпләргә таныш.
Юл чатында тирән күле,
Күл өстендә аккошың.
Авылына килеп керсәң —
Сәлам бирә һәр кеше.
Әй, Салагыш, Салагыш,
Җаныма салма сагыш.
Болыннарың җырлар аша
Инде күпләргә таныш.
Балачагым гөрләп узды
Салагыш мәктәбендә.
Сабакташларның кайтуын
Сагынып көтәмен дә.
Әй, Салагыш, Салагыш,
Җаныма салма сагыш.
Болыннарың җырлар аша
Инде күпләргә таныш.
Салагышыма ямь өсти
Таллыклар, су буйлары.
Җәен кунаклар агыла,
Гөрли Сабан туйлары.
Әй, Салагыш, Салагыш,
Җаныма салма сагыш.
Болыннарың җырлар аша
Инде күпләргә таныш.
Әй, Салагыш, Салагыш,
Җаныма салма сагыш.
Болыннарың җырлар аша
Инде һәркемгә таныш.
Инде һәркемгә таныш…
/ Салагыш (рус. Салау́ши) — Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл /
