Кире килмә

Категория: көе һәм сүзләре

Булды, бетте, ялгышканмын, диеп,
Йөрәгемә кадап әйттең син.
Ничек түздем икән шул чакларда,
Ходаема рәхмәтлемен мин.

Яратам дип, кире килмә миңа,
Күңелемнең кылларын кузгатма.
Бар да үтте инде, кире кайтмыйм,
Ташлаганда иде уйларга.

Оныттым дип уйлап йөргән чакта
Кире килдең кабат син яныма,
"Гафу ит" дигән синең сүзләрең
Йөрәгемдә чыңлый һаман да.

Яратам дип, кире килмә миңа,
Күңелемнең кылларын кузгатма.
Бар да үтте инде, кире кайтмыйм,
Ташлаганда иде уйларга.

Гафу ит, кайтмыйм..

Яратам дип, кире килмә миңа,
Күңелемнең кылларын кузгатма.
Бар да үтте инде, кире кайтмыйм,
Ташлаганда иде уйларга.
Ташлаганда иде уйларга…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »