Ветеран

Җилферди ал да гөл әләмнәр,
Кулларда чәчәкләр бәйләме.
Ветеран, солдатлар киләләр
Парадка — бу Җиңү бәйрәме.

Ветеран, ветеран, ветеран,
Узылган күпме юл-аралар.
Сызлыйдыр бүген дә, сызлыйдыр,
Тәнеңдә кургашлы яралар.

Һәр карыш җир өчен, ветеран,
Каныңны кызганмый сугыштың.
Эштә дә казандың ихтирам,
Эшләдең беркемнән калышмый.

Ветеран, ветеран, ветеран,
Син булдың илебез терәге.
Киләчәк буыннар язмышын
Кайгыртып тибәдер йөрәгең.

Гөрләшә бәйрәмдә бар халык,
Тик нигә керфекләр чылана.
Югалган дусларын сагынып,
Ветеран йөрәге сыкрана.

Ветеран, ветеран, ветеран,
Узылган күпме юл-аралар.
Әрнидер бүген дә, әрнидер
Җаныңда төзәлмәс яралар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »