Еллар үтте, сизмәдек тә:
Гомерләр үткән икән.
Савабын да, гөнаһын да
Санар чак җиткән икән.
Иркәм, син — җан кисәгем,
Язмышым бүләге син.
Бәхетем — син, дип яшимен,
Гомерлек терәгем — син.
Бәхетем — син, дип яшимен,
Гомерлек терәгем син.
Төрле чакларым булгандыр —
Яман сүз ишетмәдем.
Хәтерләремне калдырып
Ачулана белмәдең.
Бар тормышым, бар булмышым
Сиңа — якын кешемә.
Җылы сүзем, нурлы күзем
Син — алтын-көмешемә.
Җылы сүзем, нурлы күзем
Син — алтын-көмешемә.
Алтын алмалар шикелле
Балалар бүләк иттең.
Оныкларым да бик якын,
Алар — йөрәк итем.
Кабул итче бу җырымны,
Атадым сиңа, ирем.
Бар гомергә, җан кирәгем,
Булса идең син дә минем.
Бар гомергә, җан кирәгем,
Булса идең син дә минем.
Кабул итче бу җырымны,
Атадым сиңа, ирем.
Бар гомергә, җан кирәгем,
Булса идең син дә минем.
Бар гомергә, җан кирәгем,
Булса идең син дә минем…
