Кышлар китәр әле,
Язлар җитәр әле.
Карлар эрер кояш назына.
Кайтыр карлыгачлар,
Сайрар сандугачлар,
Без керербез бәхет язына.
Язлар җитте инде,
Җирләр кипте инде,
Баш калкыта хәтфә үләннәр.
Күктә тургай җырлый,
Тургай моңын тыңлый
Басу-кырлар, болын-тугайлар.
Язлар белән килде,
Мәхәббәтем изге —
Сиңа сөю бүләк итәмен.
Кабул итмим, дисәң,
Сөюемнән көлсәң —
Язлардан мин җәйгә китәрмен.
Җәйләрдән мин кышка китәрмен.
Бу җыр Фәнүнә Сиражетдинова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 11/05/2025 - 15:31
«
»